Яшь иҗатчыларны «Калеб» проектларында акча эшләү максаты берләштерми, алар татар сәнгате үсеше өчен катнашалар. «Профессиональләр бер җирдә булсын дип үз вакытында «Калеб»кә кушылган идем. Минемчә монда сәнгатебез яшәсен дип уйлый торган фикердәшләр җыелган. Бу проекттан беребез дә акча сорамыйбыз. Сәнгатебез өчен эшләнә», – диде җырчы Артур Исламов «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концертына багышланган матбугат конференциясендә..
«Гонорар турында уйлаган булсам, бүген мин дә монда утырмас идем»...