Казанның Агросәнәгать паркында Kazan Halal Market ачылды. Ул 14-19 майда Казанда узачак XV «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында эшли башлады. Ярминкәдә бары хәләл продукция сатыла.
Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук Оман, Малайзия, Таҗикстан вәкилләре катнашты.
«Хәләл маркет ачылу ...