Әтнә театры премьера чыгарды - Алексей Житковский пьесасы буенча куелган «Фуня» спектакле гаилә белән карау өчен тәкъдим ителә.
«Театрыбызның Кече сәхнәсендә икенче ел рәттән театр өлкәсендә иң зур уку йорты булган ГИТИС белән уртак проект кысаларында яңа спектакль туа. Аны чыгарылыш курсы студентлары чыгара», – дип таныштырып үтте Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин.
Спектакльнең режиссеры – Данна Афаунова, рәссам – Валентина Николайчук, ут куючы рәссам- Александр Краснодед.