Бүген Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2024» ХV халыкара икътисади форумы эшли башлады. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге залында берничә илнең, шулай ук Россия һәм Татарстан компанияләренең мәйданчыкларын һәм күргәзмә стендларын карап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин форумны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Журналистлар белән әңгәмәдә Татарстан парламенты җитәкчесе форумның республика һәм тулаем ил өчен зур сәяси һәм икътисади әһәмиятен ассызыклады.