Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәзерге буынның Бөек Ватан сугышы ветераннарын күреп калган соңгы буын булуын искәртеп узды.
«Бүген ветераннарның безнең рәхмәтне тоюларын һәм кирәкле ярдәмне вакытында алуларын телибез. Без ветераннар белән аралаша, турыдан-туры иң куркыныч сугыш тарихын ишетә алган соңгы буын. Хәзерге көндә Чаллыда 615 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Кызганыч...