Татарстан хәрбиләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинны туган көне белән котлады. Котлау видеосын республиканың тышкы сәясәт ведомствосының матбугат хезмәте бастырды.
«Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Һәр көн сезгә шатлык, бәхет китерсен. Теләкләрегез һәрвакыт чынга ашсын. Сезгә нык сәламәтлек телибез. Яңа максатлар, яңа бурычлар, теләкләр һәм хыяллар белән яшәгез», – дип мөрәҗәгать иткән Әхмәтшинга яшь хезмәткәрләр.