Иң нәниләр белән эш итәм. Дөресен әйтергә кирәк, басма матбугат белән нәниләрнең игътибарын җәлеп итү авыр. Уенчык шикелле, киселә торган формалы, эчендә наклейкалар, куаркод, видеолар булса гына, баланың игътибарын җәлеп итеп була. Аллаһка шөкер, ярый, комиссия бар. Видеопроектлар булдыра башладык, уннан артык видеопроект әзерләнде. «Ихлас онлайн» мәктәбе эшләп килә. 3 ел эчендә караулар да күп, 10 миллионнан артты. Татар интернетын балалар өчен видеолар белән тәэмин итү процессы бара, әле җитәрлек дәрәҗәдә түгел...