Чаллының 115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасына олы кунаклар – Казахстан делегациясе килде.Тәҗрибә уртаклашу кысаларында Казахстан вәкилләре Чаллы мәгариф учреждениеләренә йөри. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Бакчада Чаллы дәүләт педагогия университеты деканы Лилия Садыйкова һәм Казахстан Республикасының Алтынсарин исемендәге Аркалык педагогия институтының өлкән укытучысы Гөлим Мусирова булып китте.
Кунаклар кече төркемнәрнең берсендә «Белем иленә сәяхәт» дигән дәрес карады.