Баулы районында уникаль Корбан мәҗлесе узды: аны махсус операция зонасыннан ялга кайткан Айболит кушаматлы хәрби оештырды. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче ир-ат нефть тармагында эшләгән, эзтабарлар отрядында әгъза булып торган, спорт белән шөгыльләнгән, ул халыкара класслы спорт мастеры. Аның медицина белеме дә бар, шуңа күрә хәрбине медицина взводына билгеләгәннәр. Айболит берничә тапкыр туган ягына ялга кайткан. Өйләнгән, өч баласы бар.
Ир-ат чираттагы ялдан соң махсус хәрби...