Алдан фаразлау буенча, 9 майда Казанда шактый салкынча һава торышы булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава +9 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.
«Бәйрәм көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы булачак. Бу көнне уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан күпкә түбәнрәк була. Чагыштыру өчен: узган ел бу көнне һава көндез 12,1 градуска кадәр җылынды»...