Самараның «Бердәмлек» газетасында Зәлия Динмөхәммәтованың «Яшьлек моңнары» күңелләрне дәртләндерде!» дигән язмасы чыкты.
«Чайка» мәдәният сараенда «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле концерты узды.
«Яшьлек моңнары» дип аталган тамашаны ачып җибәргән мөфти Талип хәзрәт Яруллин ансамбльнең җитәкчеләрен, якты дөньядан китеп барган Илгиз Колючевны һәм Альбина Мәхмүтованы искә алды, бүгенге көндә төркемне җитәкләгән Рәшит Гыйззәтуллинга һәм артистларга иҗади уңышлар теләде.