Башкортстан опера җырчысы Айгөл Әхмәтшина Forbesның «30га кадәр 30» рейтингына кергән. Бу хакта Башкортстанның атказанган артисты үзе социаль челтәрләрдә хәбәр иткән һәм казанышларын тану һәм хуплау өчен рәхмәт белдергән, дип яза «Башинформ» агентлыгы.
Әлеге рейтингка һөнәри берләшмәдә бөтенроссия һәм глобаль дәрәҗәдә 30 яшькә кадәр танылуга ирешкән күренекле шәхесләр керә. Бу – перспективалы яшь эшмәкәрләр, идарәчеләр, финансчылар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре, спортчылар, дизайнерлар...