Хәзерге вакытта Россиягә карата гамәлдә булган санкцияләргә без бөтенләй әзер булып чыкмадык, биредә Кытай һәм Төркиянең түләү системалары хакында сүз бара. Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев «Татарстан Республикасы сәнәгате өчен өзлексез тәэмин итүләр системасында мультимодаль логистика. Сынаулар. Карарлар» дип аталган түгәрәк өстәлдә шулай дип белдерде.
«Америка компанияләре Россия белән исәп-хисап ясый торган банклар белән тыгыз эшли башлады һәм хәзер безнең күп кенә кулланучылар авыр хәлдә калды.