Безнең 2 улыбыз бар. Аллага шөкер, алар татарча белә. Безнең Чаллыда яшәвебезнең төп сәбәбе – әти-әнинең якынлыгы, димәк, балалар әби-бабай белән атна саен очрашып тора ала. Ильяс балалар бакчасында татар телле балалар белән тәрбияләнеп теле сакланды. Закирның балалар бакчасында татарча аралашыр кешеләре булмагач, аның телен саклау гаилә өстендә булды. Гәрчә икесе дә татар төркемендә йөрсәләр дә. Без, балаларыбыз татар телле булсын, дип, аларны «Адымнар-Чаллы» гимназиясенә күчердек. Без анда баланың теле сакланышын күрәбез...