Татарстан бокс мәктәбендә шөгыльләнүче Гөлүсә Галиева (50 кг авырлык категориясе) 18 апрельдә Белградта (Сербия) старт алачак бокс буенча Европа чемпионатында Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаячак. Хатын-кызлар – 12, ир-атлар 13 авырлык категориясендә көрәшәчәк.
«Татарстан боксчылары инде 33 ел Европа чемпионатында катнашмады. Һәм, әлбәттә, без Арча кызы Гөлүсә Галиеваның бу турнирда чыгыш ясау хокукына ия булуына бик шат. Бу факт яңарыш булуын һәм Татарстан боксының соңгы арада...