Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хезмәттәшләрен Халыкара мәдәният көне белән тәбрик итте.
«Үзен сәнгатькә хезмәт итүгә, мәдәни мирасны саклауга багышлаган һәркемгә эшкә бирелгәнлегегез һәм һөнәри осталыгыгыз, киләсе буыннарга алып бара торган югары миссиягез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә», - дип мөрәҗәгать итте Әюпова хезмәттәшләренә.
Ул бәйрәмнең тарихын искә алды: аның барлыкка килүенә кешелек рус рәссамы һәм җәмәгать эшлеклесе Николай Рерихка бурычлы, быел аның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.