Узган 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Үзбәкстан товар әйләнеше 27 процентка артып, 370 миллион долларга җиткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Үзбәкстанның Сөрхандәрья өлкәсе хәкиме Олугбәк Косимов очрашуында әйтелде, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Рөстәм Миңнеханов өлкә җитәкчелегенә Татарстан делегациясен җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Үзбәкстан түрәләрен изге Рамазан ае белән котлады.