Татарстан һәм Чувашия территориясендә начар һава торышы шартлары аркасында «Автодор» дәүләт компаниясе машина йөртүчеләрдән «Көнчыгыш» М12 трассасы буенча хәрәкәт итмәүләрен сорады. Хәбәр дәүләт компаниясенең Telegram каналында урнаштырылган.
«Көнчыгыш» М12 трассасында якын тәүлектә Мәскәү, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләрендә явым-төшемсез булачак. Чувашиядә һәм Татарстанда, фаразлар буенча, урыны белән кар явуы дәвам итәчәк. Буран булуы, күрү мөмкинлеге 500-1000 метрга кадәр төшүе ихтимал.