2024 елда Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүгә 41,88 миллион сум акча сарыф итәргә ниятлиләр. Тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Бәйрәм чаралары берничә мәйданчыкта узачак. Шуларның берсе – Меңьеллык мәйданы. Анда кунакларны концерт, бию һәм хор коллективлары чыгышлары көтә.
Шулай ук Җиңү паркында концерт оештырырга телиләр. Шунда ук аналар һәм тол хатыннар Монументына чәчәкләр салу тантанасы һәм «Җиңү фанфаралары» фестивале планлаштырыла.
Акчалар шулай ук Казан Кремлендә бәйрәм оештыруга китәчәк.