Иртәгә, 28 мартта, Татарстанда һәм Казанда янә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Аерым алганда, республика территориясендә кар һәм җепшек кар явачак, төнлә урыны белән көчле кар көтелә. Тәүлегенә 3-10 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк.
Кайбер урыннарда буран чыгуы ихтимал. Явым-төшем һәм буран вакытында күз күременең 1000 метрга кадәр начараюы көтелә.
Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк.