Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Сурхандәрья өлкәсе хокиме Улугбек Косимов Үзбәкстанның Термез шәһәрендәге «Айритом» ирекле сәүдә зонасында булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Мәйданы 260 мең квадрат метр тәшкил иткән объект 3 мең кибет өчен сәүдә комплексын, җитештерү һәм склад биналарын, шулай ук логистика үзәген берләштерә.
Сәфәр вакытында ТР Рәисенә ирекле сәүдә зонасының концепциясе хакында сөйләделәр.