«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты – хатын-кыз карашы» зональ бәйгесе Аксубай районы вәкилләре өчен уңышлы узды – ике катнашучы бәйге җиңүчеләре булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Нәтиҗәле җитәкчелек итүче профессиональ, иҗтимагый эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән ир-атлар арасында АТУТ директорының укыту-җитештерү эше буенча урынбасары Владислав Борисов номинант булды.
Жюри аның чыгышын лаеклы бәяләде. Студентлар составында ярдәм төркеме педагогны үз эшенең остасы, якты шәхес итеп күрсәтә алды.