23 март көнне Калининград өлкәсендә Варшава конференц залында Фатих Кәримгә багышланган «Фатих! Син исән, исән! Сине укыйлар һәм хәтерлиләр!» дип аталган I Төбәкара әдәби бәйгенең нәтиҗәләре игълан ителде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Нәтиҗәләрне конгресс сайтында карап була.
Чара түгәрәк өстәл форматында, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, шәхесебезнең оныгы Артем Кәримов...