Минзәлә районы Урыс гомумбелем бирү мәктәбендә язгы «Мәрхәмәт» атналыгы бара. Аның кысаларында мәктәптә хәйрия ярминкәсе дә оештырылган. Бу хакта «Минзәлә» сайтында хәбәр ителә.
«Үзебезнең мәктәпне тәмамлап чыккан һәм бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче укучыларга, әтиләргә посылкалар җыябыз. Ике посылканы җибәрдек инде. Авылдашлар, сыйныфташлар мәрхәмәт акциясенә бик теләп кушылды. Шулай ук хәрбиләргә дип җыйган посылкага волонтерлар биргән коры ашлар, браслет, коры душ, мазьлар да салдык.