Бүген Буада 22 мартта Мәскәү өлкәсенең «Крокус Сити Холл» концерт залындагы фаҗигале вакыйгага бәйле террорчылыкка каршы планнан тыш утырыш үткәрелде. Шәһәр башкарма комитетында эш көне бер минут тынлыктан башланды.
Татарстанның Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов барысыннан да бик игътибарлы булуны сорады.
«Провокацияләргә һәм янауларга бирелмәскә, социаль челтәрләрдәге сәер хәбәрләр, район территориясендә билгесез гражданнар турында хәбәр итәргә. Безнең иминлек — һәрберебезнең...