Журналист, язучы-публицист, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәгъсүм Гәрәев Илһам Шакировның бөеклеге турында беренчеләрдән булып матбугатта язганын әйтте.
Аның әйтүенчә, журналистның төп бурычы - киң катлам укучылар белмәгән нәрсә турында язу. «Табарга, эзләнергә кирәк. Кеше күргәнне генә язу җитми. Менә, мәсәлән, Илһам Шакиров турында «матур, моңлы» җырлый дип, китаплар яздылар. Аның бөеклеге нәрсәдә? Аны беркем дә белми, миннән башка беркем дә язмады»...