Апас районында барлыгы 2243 мөмкинлеге чикле кеше яши. Алар арасында 64 бала, 52 коляскалы инвалид бар. Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында, аларга багышлап, районда күп төрле спорт чаралары, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылды.
Мөмкинлеге чикле булган һәр балага һәм барлык коялскада утырырга мәҗбүр булган кешегә район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләр тапшырылды, «Йолдыз» («Звезда») газеталарына яздырылды.