19 май 10.00 сәгатьтә Казанның Кол Шәриф мәчетендә «Татар азаны-2022» III бөтентатар бәйгесенең финал этабы узачак.
«Тәртип» радиосы, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе һәм Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә оештырылган әлеге бәйгедә Татарстаннан һәм Республикадан читтә яшәүче барлыгы йөздән артык кеше көч сынашкан, нәтиҗәдә финалга бары 10 катнашучы чыккан. Узган еллардан аермалы буларак быел конкурста катнашырга теләүчеләр иң элек азанны дөрес әйтү буенча тест узарга, «Татар азаны мәктәбе»...