(Чирмешән, 27 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәннең «Багетный» авыл хуҗалыгы эшкәртү һәм сату кулланучылар кооперативы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, үзе җитештергән эшләнмәләрне махсус билге — логотип белән тәкъдим итә башлый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин моңа хокук бирүче сертификатны кооператив рәисе Альберт Латыйповка тантаналы шартларда тапшырды. Бу логотипны куллану эшләнмәләрнең сыйфатын гарантияли, республикабыз тарихы турында да искәртә.