Апас районы Әппәз авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм яу кырында һәлак булган каһарманнар истәлегенә агачлар утырттылар. Бу эшкә район башлыгы Айрат Җиһаншин да бик теләп үз өлешен кертте. Бу хакта «Апастово-информ» хәбрә итә.
«Яз җитү белән районда җирлекне яшелләндерү, матурлык өстәү максатыннан чаралар уза. Бүгенге көндә Әппәздә 5000 төп нарат үсентесе утыртылды. Изге эш районнан читтә яшәүче якташлар тырышлыгы һәм ярдәме белән оештырылды. Салкын һава торышы булуга да карамастан...