Профессор, тарих фәннәре докторы Надир Дәүләт вафатыннан соң өч ел узды. 30 апрельдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә галимнең хатыны Берил Дәүләт һәм якыннары аның каберен зиярәт кылырга барган һәм рухына дога кылган.
«Надир Дәүләт – төрки дөньяны өйрәнү өлкәсендә зур укытучы, остаз. Ул вафат булган елны Мимар Синан университетының академик комиссиясе искә алу чарасын оештырды. Надир Дәүләт үзе исән вакытта шәхси китапханәсен Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәгенә (IRCICA) багышлады.