Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Көнбатыш Африка илләренең берсе — Гамбия Республикасына килгән. Ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары XV саммитында Россия делегациясен җитәкли, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Россия 2005 елдан Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче статусында кертелде. РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкли...