Филология фәннәре докторы, профессор, институтның баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина әйтүенчә, татар язучылары гына кулларына корал алып, Бөек Ватан сугышына киткән, дигән сүз дөрес түгел. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында әйтте.
«Күренекле рус язучыларының да кулларына корал алып, сугышка китүләрен беләбез. Казах, кыргыз, үзбәк, чуваш, мордва, мари...