Якшәмбе, 12 майда, Казанда «Околы войны» документаль фильмының премьерасы була. Фильм «Ценим Жизнь» проекты волонтерларының 2023 елның ноябрендә махсус операция зонасына сәфәренә багышланган.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, фильм фронтка бару, шефлыкка алынган госпиталь, битараф булмаган гади кешеләр һәм табиблар турында бара.
Фильмда шулай ук Татарстан табиблары эшли торган госпитальгә беренче стоматология җиһазларын китерү дә күрсәтелгән. Бу кызыл зонага стоматологик җиһазлар китергән беренче очрак.