Казанның Совет суды прокуратураның Илназ Галявиевтан 1409000 сум түләтү турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га суд матбугат хезмәтендә расладылар.
«Күрсәтелгән сумма Казан Башкарма комитеты файдасына күчерелергә тиеш», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Илназ Галәвиевтан 175нче гимназиягә китерелгән зыянны Казан муниципаль берәмлеге файдасына түләтү турындагы прокуратура дәгъвасы сентябрь ахырында ук бирелгән иде. Эш буенча өченче затлар булып Казанның 175нче гимназиясе...