Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында балаларның иминлегенә аерым игътибар бирергә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Республикада җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 1 июньнән башлана. Ул 172 мең бала һәм барлык ял итү формалы 1,5 мең лагерьне колачлаячак дип көтелә.
2024 елда балаларның ял итүенә 400 миллионга диярлек күбрәк — 2,5 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.