Апрель аенда Казан дәүләт мәдәният институтында инвалидлыгы булган балалар һәм укытучы-остазларның V Бөтендөнья фестивале-конкурсы финалистлары ярыша һәм җиңүчеләрнең Гала-концерты үтә. Әлеге бәйгедә Әлки районы кызы – Базарлы Матак мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Әминә Исхакова да катнашып, призер була. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.
Башта «Мин булдырам! Иҗадилыкның чиге юк» бәйгесенең сайлап алу туры үтә. Моның өчен мәдәният институты комиссиясенә иҗади чыгышлар белән видео җибәрү сорала.