Чирмешән районы лагерьларында 700 бала ял итәчәк. Җәйге каникул чорында «Кояшлы» ял һәм сәламәтләндерү лагереның дүрт сменасында 195 бала була. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
«Беренче смена 10 июньдә ачыла, аңа 56 юллама бирелгән. Икенче смена да тулы. Лагерь яшь хуҗаларын кабул итәргә әзер. Быел патриотик тәрбиягә күбрәк игътибар бирергә уйлыйбыз», - диде лагерь директоры Җәүдәт Мотыйгуллин.
Икенче сменада, 4 июльдән 24 июльгә кадәр, 56 бала ял итәчәк.