Кичә, 25 майда, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.
Игорь Анатольевич 1964 елның 25 маенда Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә туа. Ул Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын «икътисадчы» белгечлеге буенча тәмамлый.
1992 елдан 2002 елга кадәр Россиянең төрле кредит-финанс учреждениеләрендә җитәкче вазифасында эшли.
2002 елдан 2008 елга кадәр - «Норильский никель» тау-металлургия компаниясе генераль директоры урынбасары...