4 майда Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында республика халкы 1,5 млн агач утырткан. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Фронттан өйләренә кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 1,5 млн үсенте утыртылды», диелә хәбәрдә.
Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Казанда үзәк мәйдан Нокса урманы территориясе булды. Казан янында тагын дүрт мәйданчыкта - Бөреле бистәсендә җәнлек совхозы янында...