Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Ярдәм кулы сузыйк!» дигән язма чыкты.
Кадерле дуслар! Оренбург өлкәсенә зур бәла-каза, фаҗига һәм кайгы-хәсрәт килде. Шушы төбәктә яшәүче күп халыкның торак йортлары, каралты-куралары, автомобильләре су астында калды, терлекләре һәм кош-кортлары һәлак булды. Кешеләр, шул исәптән безнең милләт вәкилләре дә урамда бернәрсәсез калдылар.
Су басуы аркасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү нияте белән «Сембер» клубы «Сәдака» хәйриячелек фонды белән берлектә гуманитар ярдәм җыюга кереште.