22 июньдә Башкортстанның Чакмагыш районындагы татар телендә нәшер ителүче «Игенче» газетасының 27 ел дәвамында баш мөхәррире булган Хәйдәр Басыйровны искә алачаклар. Хәтер кичәсе каләм остасына 85 яшь тулуга һәм аның турында истәлекләр тупланган китап нәшер ителүгә багышланачак.
«Әтиебез исемен мәңгеләштерү максатыннан үз алдыма берничә бурыч билгеләгән идем. Аның «Гөл чәчеп җиргә» автобиографик китабын нәшер итү, аңа тактаташ ачу һәм Чакмагышның берәр урамына исемен бирү хыялда иде. Билгеләнгән максатлар башкарылып килә»...