Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика элеваторларында калган ашлык күләмен әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында сөйләде.
«Бүгенге көндә республиканың элеваторларында 1,3 миллион тонна ашлык бар. Яңа уңышка кадәр ул кими әле. Былтыр 1,1 миллион тонна запас ашлык калган иде», - диде ул.
Ул быелгы чәчү мәйданнарының узган елгы кадәр булуын искәртте. «Планлаштырганча бөтен мәйданнарның чәчелүе көтелә», - диде ул.