Эшлекле дүшәмбедә Менделеевск районы администрациясендә яңа табибка һәм фельдшерга 200 мең һәм 100 мең сум акча бирделәр. Сертификатларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева тапшырды.
200 мең сумлык акчалата сертификатны табиб-хирург Абдулла Абдуллаев алды, ашыгыч ярдәм фельдшеры Руслан Мостафинга 100 мең сум бирелде.
«Районда «Аммоний» АҖ ярдәмендә муниципаль программа эшли башлады. Хәзерге вакытта Үзәк район хастаханәсе 70 процентка диярлек тупланган. Бу күрсәткечне безнең...