Казанда «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» гуманитар үзәге эшли башлады, ул волонтерлар әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Бу үзәктә пилотсыз оча торган аппаратлар белән идарә итүгә курсларын узарга мөмкин була. Тантаналы чарада «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов чыгыш ясады.
«Бүген ачылган үзәк безнең хәрбиләр өчен волонтерлар әзерләү һәм гуманитар ярдәм буенча эшне җитди яхшыртырга, шулай ук киңәйтергә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Сезгә зур уңышлар телим.