Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы чәчүне тәмамлаган хуҗалыкларны атады. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.
«Бүгенге көнгә 684,2 мең гектарга язгы культуралар чәчелде. Әлегә планның 38 проценты үтәлгән. Чәчү эшләренә барлык районнар да кереште. Барлык чәчү мәйданы узган елгы кебек – 2,8 миллион гектарны тәшкил итә», - диде ул.
Аның сүзләренчә, быелгы чәчүгә беренчеләрдән булып Яңа Чишмә, Чистай, Чүпрәле, Түбән Кама, Аксубай районнары керешкән.