5 май көнне «Сөйдәш» мәдәният үзәгендә узган «Балачак» IV Халыкара вокал бәйге-фестиваленең гала-концертында «Яхшылык янәшә» хәйрия фонды җитәкчесе Радик Габдрахманов бишенче-юбилей сезоны тагын да масштаблырак һәм әһәмиятлерәк булачагын әйтте.
«Әлеге конкурсның дәрәҗәсе үсә бара, анарда катнашырга һәм җиңәргә телиләр һәм катнашучылар дөньяның төрле почмакларыннан киләләр. Моннан тыш, бездә йолдызлы жюри әгъзалары. Жюри рәисе – танылган вокал педагогы Динә Мигдал. Шулай ук безнең конкурс хөкемдарлык күзлегеннән иң объективы»...