Россиядә өч көнлек эш атнасы башланды — бу май аенда рәттән икенче кыска эш атнасы. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Узган атнада россиялеләр дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр ял иттеләр, Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үттеләр һәм ике көн генә эшләделәр — 2 һәм 3 май.
Елның унтугызынчы эш атнасы 6 майдан 8 майга кадәр кыска булачак, чөнки 9 һәм 10 май Җиңү көне хөрмәтенә ял көннәре дип игълан ителде. Чәршәмбе эш көне кыскартылачак.