Казан спортчылары яшүсмерләр арасында дзюдо буенча Европа кубогында көмеш медаль яулаган. Ярышлар Азәрбайҗанның Гёйгёль шәһәрендә узган. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Турнирда барлыгы 14 ил вәкилләре катнашкан. Казанлылар Анна Петрунина һәм Илья Симонов 70 килограммнан артык һәм 81 килограммга кадәр авырлык категорияләрендә көмеш медальгә лаек булган.
Яшь спортчылар «Батыр» республика олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Тренерлары – Эльмира Коберник, Марат Гәрәев...