Минем хатыным – урыс авылында бердәнбер татар гаиләсе булып үскән кеше. Андыйлар тагын да миллирәк була. Безнең 2 бала – кыз һәм малай. Өйдә саф татарча сөйләшәбез. Кызым Камилә Опера һәм балет театрында спектакльләрдә катнаша. Әйтик, Муса Җәлил операсында Чулпанны уйнады. Малай спорт белән шөгыльләнә.
Оныклар авылга кайткач татарча гына сөйләшә – әти моны катгый куйды. Балалар бакчада рус телле төркемдә йөрде, катнаш мәктәпләрдә укыды. Ләкин татарча сөйләшә һәм укый алалар икән, димәк...